«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына аеруча актив социаль хезмәтләр алучылар белән чаңгыда дәрес үткәрде.
Бу иң куркынычсыз кышкы спорт төре, әмма барысы да идеаль шуа алмады. Шуңа да карамастан, чаңгыда йөрү салкын һава, табигать матурлыгы белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде, чаңгы сөючеләргә күңел күтәренкелеге өстәде.