Лениногорск районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәр өчен файдалы чара оештырды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

22 гыйнварда Лениногорск районының Урдала авылында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Очрашу «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узды.

Чарада өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән социаль хезмәт алучылар гына түгел, авылның өлкән яшьтәге гражданнары да катнашты. Салкын булуга карамастан, алар рәхәтләнеп урамда йөреп керделәр. Мондый дәресләр – физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклауның, тормыш сыйфатын яхшыртуның менә дигән ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International