Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Утырышта ведомствоара исәптә торучы 14 балигъ булмаган бала тәрбияләүче 6 гаилә каралды.

Утырыш йомгаклары буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында гаиләдәге вәзгыять нормальләшүгә бәйле рәвештә бер гаиләне ведомствоара патронаттан төшерү һәм 5 гаиләне ведомствоара исәпкә алуның төп этабына күчерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.

Шулай ук профилактика субъектлары «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына җибәрелгән 4 сигнал картасын карадылар. Бу гаиләләрдә балалар өчен социаль куркыныч хәлләр ачыкланмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International