Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә инвалид балалар өчен чаралар уза

2013 елның 6 декабре, җомга
Инвалидлар декадасы кысаларында Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә мөмкинлекләр чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр катнашында берничә чара уздырылган. Вахитов районында, мәсәлән,  клоуннар, рәссамнар катнашында "Салават күпере" бәйрәме үткән. Бәйрәмгә килүчеләр күңелле эстафеталарда катнашканнар. 
Совет районында исә социаль эш буенча белгечләр "Чын күңелдән" дип исемләнгән чара үткәргәннәр. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашкан. Чара ахырында балаларга баллы күчтәнәчләр һәм китаплар бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International