Психоневрологик интернатларда тәрбияләнүчеләр республика нәфис иҗат фестивалендә катнашканнар

2013 елның 6 декабре, җомга
Кичә Кама Аланында урнашкан "Чулман-су" мәдәни үзәгендә психоневрологик интернатларда тәрбияләнүчеләр арасында "Мәрхәмәтем белән бүлешәм" дип исемләнгән республика нәфис иҗат фестивале узган. Әлеге чарада Казан, Алабуга, Кама Аланы, Яңа Чуриле һәм Чистайда урнашкан интернатлар катнашкан. Шулай ук Башкортстан республикасының Бирса һәм Кызыл Кама интернатларыннан килүчеләр дә чыгыш ясаган.
Тамашачылар игътибарына "Хореография иҗаты" һәм "Музыкаль иҗат" номинацияләре буенча концерт номерлары тәкъдим ителгән. Бәйрәм чарасы кысаларында шулай ук хәйрия аукционы да узган. Тамашачылар интернатларда тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган төрле эшләнмәләр сатып алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International