Биектау районында яшүсмерләр мөһим нәрсә – һөнәр сайлау турында сөйләштеләр

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта яшүсмерләр белән «Уңыш һәм аның өлешләре» дигән тренинг дәресе үткәрде. Дәрестә 22 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында яшүсмерләр уңышлы кеше турындагы күзаллаулары белән уртаклаштылар, алар фикеренчә, уңыш нәрсәдән гыйбарәт, киләчәктә уңышлы булу өчен алар хәзер нәрсә эшлиләр икәнлеге турында сөйләделәр. Дәреснең мәгълүмати-дидактик өлешендә сәламәтлек, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралаша белү, һөнәри үз-үзеңне тормышка ашыру, патриотлык, максатчанлык уңышлы кешенең состав өлеше дигән белгечләр фикерен белделәр.

Дәреснең практик өлешендә төрле психологик техникалар кулланып, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәнделәр.

Дәрес катнашучыларның шәхес үсешенә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International