Лениногорск халкына яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты турында сөйләделәр

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина Лениногорск шәһәре һәм район халкына яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пунктының эше турында сөйләде.

Пункт «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган. Максат – гаиләләрне сыйфатлы ярдәм һәм балаларны тәрбияләү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү. Бу бигрәк тә финанс мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләр өчен актуаль.

Белгеч гражданнарның нинди категорияләре хезмәттән файдалана алуын һәм нинди документлар пакеты кирәклеген җентекләп аңлатты. Катнашучылар кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International