Казанда 31 инвалидны эшкә урнаштырганнар

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Химиклар исемендәге мәдәният сараенда инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткән.  Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән 16714 вакансия белән танышканнар, аларның 339на инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булган. 38 предприятиенең кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре  исә 1549 вакансия тәкъдим иткәннәр, аларның  257се инвалидлар өчен булган.
Бу көнне шулай ук "Татхимфармпрепараты" ААҖ арзан бәяләрдән дарулар сату да оештырган.
Ярминкәгә килгән 800 кешенең 78е, шул исәптән 31 инвалид эшкә юллама алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International