«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ГТО комплексы нормативларын уңышлы тапшырдылар.

Балалар төрле сынаулардаяхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мондый спорт чаралары балаларга көч, чыдамлык һәм үз-үзләренә ышаныч үстерергә ярдәм итә, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм команда рухы формалаштыра.

Даими тренировкалар һәм педагоглар ярдәме белән тәрбияләнүчеләр куелган максатларга ирешәләр һәм мөһим шәхес сыйфатларын үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International