Югары Осланда «Балалар ышаныч телефоны» акциясе узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

«Балалар ышаныч телефоны» акциясен «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды. Чараның максаты – бала хокукларын яклау системасын үстерү, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм балаларны рәхимсез мөгамәләдән яклау.

Чара барышында катнашучыларга ышаныч телефоннарын булдыру тарихы, бу хезмәттә эшләүче белгечләр турында сөйләделәр. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Акция балаларның ышаныч телефонын ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Балаларга ышаныч телефоннары номерларын искә төшерделәр, бу номерлар буенча үз проблемаларың белән уртаклашырга, авыр ситуациядә ярдәм һәм эшлекле киңәш алырга мөмкин, дип аңлаттылар.

Акциядә 40ка якын балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International