Кичә Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем телефоным шалтырады...» дигән хокукый чара узды.
Очрашуның максаты – тәрбияләнүчеләргә психологик ярдәм төре буларак ышаныч телефоны турында хәбәр итү, балаларны авыр тормыш хәлләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрү.
Чара башында катнашучыларга балалар ышаныч телефоны хезмәте Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды инициативасы белән булдырылуы турында сөйләделәр. Балаларга ышаныч телефонының эш принциплары, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте логотибының мәгънәсе турында искә төшерделәр. Аннары мультимедиа презентациясе ярдәмендә ышаныч телефоны ярдәм итә алырлык әкият геройларын искә төшерделәр. Төркемле фикер алышуда балалар авыр ситуациядә үзләре нинди ярдәм күрсәтә алулары һәм ышаныч телефонында эшләүче кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләштеләр.
Ахырда балаларга ашыгыч хезмәтләр һәм балалар ышаныч телефоны хезмәте номерлары белән белешмәлекләр тапшырылды.