«Опека» үзәге психологы яшүсмерләр клубы базасында дәрес үткәрде

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнвар көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында дәрес үткәрде.

Дәрес клуб педагоглары, психолог һәм яшүсмерләр арасында әңгәмә рәвешендә узды. Әңгәмә барышында актуаль мошенниклык темасы турында фикер алыштылар. Шулай ук сөйләшүдә Интернетта мошенниклык төрләре телгә алынды. Балалар актив тыңладылар, проблема турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International