Компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары буенча «Интернетка рәхмәт – 2025» бөтенроссия интерактив конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы инде унынчы тапкыр «Иң актив төбәк» номинациясендә җиңүче булды.
Татарстан пенсионерларыннан 1 083 эш катнышты, бу барлык эшләрнең 19 % тәшкил итә.
Республика пенсионерлары копилкасында шәхси җиңүләр дә бар. Имәнкискә авылыннан Кәүсәрия Гаянова «Мин – интернет-йолдыз» номинациясендә җиңүче булды. «Җиңүгә 80 ел: геройлар турында тере хәтер» номинациясендә бронза медальгә Иске Чүпрәле авылыннан Фирдәвсә Яфизова лаек булды.
Иң актив субъектлар бишлегенә шулай ук Мәскәү, Иркутск, Оренбург өлкәләре һәм Санкт-Петербург кергән.