Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында ведомствоның 2025 елда эш нәтиҗәләре, Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, ярлылыкка каршы көрәш, «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук коррупциягә каршы тору мәсьәләләре һ. б. да яктыртылды.
Министрлыкның коллегия утырышы эшендә шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.