29 декабрьдә министрлыкта 2026–2028 елларга тармак килешүе имзаланды. Документка Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кул куйдылар.
Документ дәүләт граждан хезмәткәрләре, министрлыкның дәүләт хезмәткәре булмаган хезмәткәрләре, шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау дәүләт учреждениеләре, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре хезмәткәрләре өчен гарантияләр билгели.
Килешү – татарстанлыларга көн саен ярдәм итүчеләр өчен социаль гарантияләр тәэмин итүдә мөһим адым.