Татарстанлылар игътибарына: халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законга махсус хәрби операциядә катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеген яки үзмәшгульлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт нигезендә гаиләнең җан башына уртача керемен бәяләмичә генә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өлешендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль контракт шартларында бирелә торган дәүләт социаль ярдәме күләме 350 мең сум тәшкил итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга дәүләт социаль ярдәмен алу хокукыннан алар хәрби хезмәттән (хезмәттән, эштән) азат ителгән яки контрактны (башка хокук мөнәсәбәтләрен) үтәүне тәмамлаган һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез яки эш эзләүче дип танылган очракта файдалана алалар.

I яки II төркем инвалид дип танылган һәм хәрби хезмәттән (хезмәттән, эштән) азат ителгән яки контрактны (башка хокук мөнәсәбәтләрен) үтәүне тәмамлаган МХОда катнашучылар сайлавы буенча социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме аларга яисә билгеләнгән тәртиптә эшсез яки эш эзләүче дип танылган аларның тормыш иптәшләренә күрсәтелә.

Шулай ук 2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм турында» Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәткәндә исәпкә алына торган керемнәрнең чик дәрәҗәсе 23 000 сумга кадәр арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International