Минзәләдә социаль хезмәт алучыларга бүләкләр бирәләр

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйлар, Яңа ел бүләкләре һәм сыйлар тапшыралар. Өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрендә бәйрәм рухы туа. Аралашу минутлары, чәй табыны артында сөйләшүләр, киләсе елга планнар төзү аеруча кыйммәтле була.

Шулай ук Яңа ел бүләкләрен Минзәлә районы җитәкчеләре һәм депутатлары, Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогинадан биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, шулай ук ведомствоара исәптә торучы, социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче гаиләләрдән балигъ булмаган балалары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International