Балтач районы башлыгы гаиләгә тәрбиягә алынган әби янына килеп китте

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Балтач районында Яңа ел алдыннан тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына бардылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина өлкән яшьтәге кешегә чәчәкләр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Идея Жилина аңа хөрмәт, игътибар һәм җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. Ул гаиләдә ничек яшәве, өйдәгеләрнең аңа карата яхшы мөнәсәбәте турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International