29 декабрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырылды.
Инвалидларны якынлашып килүче бәйрәм белән учреждение директоры Гөлнара Давыдова котлады. Ул аларга ныклы сәламәтлек теләде һәм һәркемгә татлы Яңа ел бүләге тапшырды.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, Кыш Бабай һәм Кар кызы белән биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Очрашу оештыручыларга һәм катнашучыларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай хисләр бүләк итте.