Яңа ел алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләренә махсус рейдка чыктылар. Кыш Бабай белән Кар кызы костюмнарында алар үзләре белән бүләкләр генә алып килмәделәр, ә балаларның хатларында язган теләкләрен үтәделәр.
Балалар хыялларын тормышка ашырырга иганәчеләр ярдәм итте. Алар ярдәмендә балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк ителде.