«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегендә аш-су мастер-классы узды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү программасы күнекмәләрне үстерүгә, мөстәкыйльлекне арттыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күптөрле һәм бай эчтәлекле чараларны үз эченә ала.

Бу программаның мөһим элементларыннан берсе булып аш-су мастер-класслары тора. Алар көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучыларына ризык әзерләү нигезләрен үзләштерергә, вак моториканы үстерергә, шулай ук җаваплылык хисен ныгытырга мөмкинлек бирә. Практик эшчәнлек эмоциональ һәм психологик үсешкә дә ярдәм итә, социальләшү өчен уңай атмосфера тудыра. Дәресләр тәҗрибәле остаз – хезмәт буенча инструктор Вера Сурова җитәкчелегендә уза.

Яңа ел алдыннан бүлекчә карамагындагылар өчен традицион оливье Яңа ел салаты әзерләү буенча дәрес үткәрелде. Мондый чара яңа күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәйрәмчә кәеф тә тудыра. Катнашучылар көндәлек тормышта мөһим булган кыйммәтле күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International