Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга көндезге тору һәм социаль ярдәм бүлекчәләрендә социаль хезмәт алучы инвалид балалар һәм өлкәннәр өчен махсус оештырылган күңелле һәм истә калырлык бәйрәм чарасы узды.
Чара катнашучыларга шатлык, бәйрәм хисе һәм ярдәм бүләк итүгә юнәлдерелгән иде. Яшь артистларның җанлы сәхнә куелышы бәйрәмнең төп өлешләреннән берсе булды. Бигрәк тә социаль хезмәт алучыларның үзләре катнашуы күңелне нечкәртте. Алар гади тамашачылар түгел иде, ә театральләштерелгән тамашага актив кушылдылар. Яңа ел чарасы социаль хезмәтләр алучылар өчен үзләрен зур иҗади бәйрәмнең бер өлеше итеп хис итү, үз хис-кичерешләрен белдерү һәм игелеклелек һәм ярдәм атмосферасы белән ләззәтләнү өчен менә дигән мөмкинлек булды.