Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Альбина Галиева ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә шәхсән үзе катнашты. Гомумроссия инициативасы кысаларында учреждение директоры гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән баланың хыялын тормышка ашырды.
«Теләкләр чыршысы» акциясе инде күп еллар хакимият һәм бизнес вәкилләрен генә түгел, ә битараф булмаган шәһәр халкын да берләштерә. Аларның ярдәмчеллеге һәм юмартлыгы аркасында социаль учреждениеләрдә хезмәтләр алучы дистәләгән балалар һәм өлкәннәр ел саен көтелгән Яңа ел бүләкләре ала. Социаль хезмәтләр алучылар өчен һәр бүләк – ул матди әйбер генә түгел, ә ярдәм, кайгырту һәм җәмгыять тормышына керүнең мөһим символы.
Альбина Галиева шәхси мисалында учреждениенең корпоратив кыйммәтләрен ассызыклады: шәфкатьлелек, индивидуаль якын килү һәм һәр социаль хезмәт алучы алдында җаваплылык.