Яңа ел алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Яңа ел мозаикасы» мавыктыргыч күңел ачу программасында катнаштылар. Аны үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар.
Чара башында гаиләләр өчен Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс оештырылды. Аннары бәйрәм кунаклары төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм азагында барысын да Яңа ел сюрпризы көтә иде.
Мондый гаилә бәйрәмнәре гаиләне берләштерүгә, бергәләп ял итүне оештыруга, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән.