Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел кәефе хөкем сөрә. Кичә биредә «Яхшылык ялкынын эзләп» бәйрәме узды.
Балалар әкият геройлары белән Кыш Бабайны эзләргә киттеләр. Бәйрәм чарасына балаларның әти-әниләре, приют хезмәткәрләре һәм күптәнге дуслар – иганәчеләр һәм хәйриячеләр чакырылган иде.
Балаларны Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, депутат Ролан Шәйхетдинов котлады. Барлык балалар да кунаклардан Яңа ел бүләкләре алдылар.