Хәйриячеләр социаль хезмәт алучыларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерә

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә елның төп бәйрәмнәренең берсе булды.

Быел учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен «Яңа елга виртуаль маҗара» театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Балалар һәм тамаша геройлары Яңа ел компьютер уены буйлап сәяхәт иттеләр, күңел ачтылар. Бәйрәмнең төп геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы, балаларның теләкләрен үтәделәр.

Бәйрәмгә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, «ИВЦ Инжехим» ҖЧҖ (Илдар Сәлимгәрәев), «Муниципаль проектлар дирекциясе» ҖЧҖ (Евгений Драгунов), «Региональ технологик компания» ҖЧҖ (Альберт Дәминов) бирде.

Шулай ук бәйрәмгә бүләкләр белән үзгәрешсез иганәче – «Игелекле эш» хәйрия фонды килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International