Яңа ел алдыннан Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хәйрия акциясе узды – социаль хезмәт алучы балаларга бүләкләр тапшырдылар.
Чара «Шешмаойл» идарәче компаниясе генераль директоры Рөстәм Тәһәветдинов ярдәме белән оештырылды. Хәйрияче буларак ул балалар өчен бәйрәм әзерләүдә һәм үткәрүдә сизелерлек ярдәм күрсәтте.
Мондый акцияләр балигъ булмаганнарга социаль ярдәм күрсәтүгә ярдәм итә, аларда җәмгыять тарафыннан игътибар һәм кайгырту хисе тудыра.