25 декабрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында музыка һәм әкият геройлары белән Яңа ел чарасы узды.
Өлкәннәр бәйрәмгә шатландылар, уеннарда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм чын-чынлап күңелле һәм дәртле узды. Социаль хезмәтләр алучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кунаклары булып районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова һәм Яр Чаллының 3 нче балалар поликлиникасы хезмәткәрләре Ринат Шәймәрданов һәм Гөлия Мөхәммәтдинова булды. Поликлиниканың барлык хезмәткәрләре «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнаштылар һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең Яңа ел хыялларын тормышка ашырдылар.