Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 39 888 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (11,3 мең эш урыны);
- 23,6 % сәнәгатьтә (9,4 мең эш урыны);
- 9,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,9 мең эш урыны);
- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,7 мең эш урыны);
- 4,4 % транспортта (1,8 мең эш урыны);
- 1,4 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 0,4 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 25,2 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,1 мең эш урыны).
3 160 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.