Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең яңа ысулын кулланалар

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коляскаларда биергә өйрәтә башлаганнар. Әлеге яңа ысул   хәрәкәт-терәк аппараты авырулары булган балаларны тернәкләндерү өчен кирәк. Бу ысулны файдалана башлауның максаты - ММЧ һәм җәмгыять игътибарын коляскаларда гына йөрүче балаларга җәлеп итүдән гыйбарәт.
Социаль җайлашу бүлеге җитәкчесе Алсу Волкова сүзләренә караганда, бу ысулны керткәнче бик күп әзерлек эшләре эшләнгән. Мөмкинлекләренең ни дәрәҗәдә чиклелегенә карап, биер өчен парлар, шулай ук костюмнар, музыка, хәрәкәтләр  сайланган. Тәүге репетицияләр дә узган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International