23 декабрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына Яр Чаллыдан Ләйлә Рахман кызы җитәкчелегендәге «Ай яктысы» фонды хезмәткәрләре килде.
Яңа ел алдыннан кунаклар бәйрәм кәефе тудырды. Алар чыршы ботакларыннан Яңа ел композициясен ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, сыйлар белән өстәлләр әзерләделәр, чыршы янында уеннар һәм җырлар оештырдылар, балалар өчен татлы призлар һәм уенчыклар әзерләделәр.