Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кунакларны каршы алдылар. Яңа ел алдыннан бирегә Яр буе Морквашы мәктәбенең 6 класс укучылары килде.
Педагоглар Алевтина Баданина һәм Лидия Минһаҗева җитәкчелегендә балалар концерт әзерләгән иде. Кыш Бабай белән Кар кызыннан башка да булмады. Аннары барысын да мавыктыргыч иҗади мастер-класста катнашырга чакырдылар.
Волонтерлар социаль хезмәт алучыларның һәрберсенә татлы бүләкләр тапшырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар чын күңелдән кунакларга концерт һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр, яңадан килүләрен сорадылар.