Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр «Изотерапия» инновацион технологиясен кулланалар. Инициатива «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Рәсем сәнгатен куллануга нигезләнгән изотерапия өлкән яшьтәге кешеләргә иҗади күнекмәләрен үстерергә генә түгел, ә үз хисләрен һәм хис-кичерешләрен белдерергә дә ярдәм итә. Дәресләр катнашучыларның психологик хәлен яхшыртуга ярдәм итә, шулай ук аралашу һәм социальләшү өчен мөмкинлек тудыра.