Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар арасында Яңа ел спорт-күңел ачу стартлары узды.
Ярышлар эстафета формасында узды. Ярышларда ике команда катнашты. Аларга җитезлеккә, төгәллеккә, игътибарлылыкка эстафетаның төрле төрләрен тәкъдим иттеләр. Барысына да күңелле һәм кызыклы булды, барысы да спорт ярышларыннан канәгать калды.
Шулай итеп, социаль хезмәтләр алучылар бәйрәм алды кәефе алдылар. Чарада 12 кеше катнашты.