18 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды, анда халык сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2026 елга гавами максатлары һәм бурычлары билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, халыктан онлайн-сораштыру Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында узды. Ачык онлайн-тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылды. Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен барлыгы 4 583 граждан тавыш бирде.
Иң күп тавыш җыйган максатлар Иҗтимагый совет каравына чыгарылды. Утырышта экспертлар 2026 елга ведомствоның 5 өстенлекле максатын расладылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2026 елга гавами төзелгән максатлары исемлеге түбәндәгечә:
1. Ярлылык белән көрәш. Гражданнарның мәшгульлеген оештыруга төзелгән социаль контрактлар өлешен төзелгән социаль контрактларның гомуми саныннан кимендә 86 % дәрәҗәсендә тәэмин итү;
2. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм, социаль хезмәт күрсәтү, социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү һәм мәшгульлеккә ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру;
3. Карауга мохтаҗ гражданнарны озак вакытлы карауның социаль пакетына керә торган социаль хезмәтләр белән атнага 28 сәгатькә кадәр, кимендә 6 мең кешене колачлап, тәэмин итү;
4. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль тернәкләндерү яки абилитация буенча хезмәтләр белән колачланган инвалид балалар өлешен 97 % тан 98 % ка кадәр (кимендә 9,4 мең кеше), инвалидлар өлешен – 95 % тан 96 % ка кадәр (кимендә 8,4 мең кеше) арттыру;
5. Өлкән буын гражданнарының кимендә 46 % «Актив озын гомерлелек» республика программасы чараларына җәлеп итү.
Сайланган максатларны тормышка ашыру барышы Министрлык сайтында яктыртылачак.