Лениногорск районында «Өмет линиясе» акциясе үткәрелде

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина, ышаныч телефонын популярлаштыру кысаларында, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Өмет линиясе» акциясе үткәрде.

Чараның максаты – балаларга ышаныч телефоны хезмәте эше турында мәгълүмат бирү һәм авыр тормыш шартларында психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү күнекмәләрен формалаштыру.

Балаларга ышаныч телефонының эш принципларын аңлаттылар. Һәр катнашучыга мәгълүмати буклет бирелде. Балалар ярдәм каналы турында белеп кенә калмадылар, ә куркынычсыз шартларда алар очраткан кыенлыклар турында фикер алыша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International