«Тәтеш балкышы» үзәгендә кунакны каршы алдылар

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булды.

Кунак яшьләр белән аралашты, аларның IV Республика инклюзив балында актив катнашуы турында фикер алышты. Ләлә Кәдермәтова яшьләргә бүләкләр бүләк итте: иҗат җыелмалары, тәм-томнар, аппликация, рәсем һәм әвәләп ясау өчен материаллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International