Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган Яңа ел бәйрәме инвалид балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Чара «Яңа елда могҗизалар!» акциясе кысаларында оештырылды.
Балалар Кыш Бабайга теләкләрен белдереп хатлар җибәрделәр. Аннары Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры артистлары бу көнне чын әкияткә әйләндерделәр, «Чыршы янында Яңа ел маҗарасы» спектаклен тәкъдим иттеләр. Могҗиза көтеп шатланып килгән гаиләләр тылсымлы дөньяга чумдылар, анда әкият геройлары аларны мавыктыргыч маҗараларга, күңелле конкурсларга һәм дәртле биюләргә чакырды.
Күркәм традиция буенча, Яр Чаллы шәһәреннән хәйриячеләр ярдәме белән һәр балага күптән көтелгән бүләк тапшырылды. Балаларның бәхеттән балкып торган күзләре һәм ата-аналарның ихлас рәхмәт сүзләре бу изге эшнең уңышлы булуын раслады.