Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар территорияне Яңа елга бизәүгә муниципаль конкурста катнашалар. Кул астындагы материалларны, фантазияне кулланып, активистлар өлкән яшьтәге гаилә парын ясадылар һәм аны эскәмиягә утыртып куйдылар.
«Мондый оригиналь идеяләр безнең учреждение өчен бик яхшы туры килә, бигрәк тә бу декабрь кар белән сөендерми», – дип билгеләп үттеләр интернат-йорт белгечләре.