Бүген Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә медицина тернәкләнүе узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сугышчыларга социаль ярдәм чаралары, һөнәри әзерлек һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү буенча системалы эш алып барыла. Эшкә урнашу, шулай ук яңа белем яки һөнәр алу мәсьәләсе актуаль булып кала. Укуны «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында узарга мөмкин. Илкүләм проекттан тыш, Татарстанда мәшгульлеккә ярдәм итү буенча республика программасы да эшли.
Кадрлар үзәкләре гражданнарга барлык мәсьәләләр буенча төрле яклап ярдәм күрсәтә. Мәшгульлек хезмәте белгечләре, сәламәтлек торышын, эш тәҗрибәсен, булган белгечлеген һәм килеп туган тормыш ситуациясен исәпкә алып, гражданин өчен хезмәт күрсәтүләрнең һәм сервисларның индивидуаль планын төзиләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге МХОдан кайткан гражданнарны, шул исәптән инвалидларны да, беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр реестрын алып бара.
Бүгенге очрашу кысаларында министр гражданнарны кабул итте, сугышчыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.