«Изгелек» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар инклюзив фестивальдә катнашты

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагылар «Кабатланмас могҗиза» шәһәр фестивалендә катнаштылар. Чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади потенциалын ачуга, талантларын һәм мәдәни үзенчәлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Фестивальдә төрле юнәлешләрдә һәм техникада эшләнгән төрле эшләнмәләр тәкъдим ителде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Земфира Суфьянова беренче урынны алды.

Ахырда барлык катнашучыларны дипломнар, Яңа ел спектакленә чакыру билетлары белән бүләкләделәр.

Чарада «Изгелек» үзәгеннән биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International