Социаль контракт ярдәмендә Алабугада яшәүче хатын-кыз үз эшен ачкан

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен Алабуга районында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча эш җайга салынган. Әйтик, 2025 елда мондый ярдәм 45 алабугалыга күрсәтелгән.

Аларның уңай мисалларының берсе – А. Кузьмина белән контракт, ул үз бизнесын уңышлы башлап җибәрә алган. Социаль килешү төзү алдыннан хатын-кызга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре киңәшләр биргән. Аңа социаль ярдәмнең мондый төрен гамәлгә ашыру механизмнары, мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу критерийлары турында җентекләп сөйләгәннәр. Үзәк белгечләре социаль адаптация программасын төзергә ярдәм иткән.

Дәүләт акчасына Алабуга районында яшәүче хатын-кыз җиһазлар, чыгым материаллары сатып алган һәм яраткан эшенә тотынган – хатын-кыз груминг белән шөгыльләнә. Хәзер ул рәсми рәвештә эшли, үз осталыгын камилләштерә, тотрыклы хезмәт хакы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International