«Астра» тернәкләндерү үзәгендә яшь армиячеләр булды

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь армиячеләр булып китте. Юнармия йортының өстәмә белем бирү педагоглары Әлфирә Галимова, Фаина Николенко һәм Николай Гоголев бик мавыктыргыч чара үткәрделәр.

Балалар педагоглар оештырган уеннарга һәм конкурсларга актив кушылдылар. Мондый дәресләр игътибарны туплау, логик фикерләү һәм коллектив үзара бәйләнеш кебек мөһим күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә. Катнашучылар иҗади сәләтләрен, лидерлык сыйфатларын һәм иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәттеләр.

Мондый проектлар балаларга үз көчләренә ышанычны ныгытырга, үз талантларының яңа якларын ачарга, дуслыкның һәм үзара ярдәмләшүнең кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International