«Апрель» үзәгендә кулинария дәресе уздырдылар

2025 елның 12 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен кулинария мастер-класс узды. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар үзләрен пешекче ролендә сынап карадылар һәм кайнар бутербродлар әзерләргә өйрәнделәр.

Дәрес барышында катнашучылар микродулкынлы мичтән куркынычсыз файдалану һәм продуктлар белән пөхтә эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Педагоглар ассызыклаганча, мондый практик дәресләр вак моториканы һәм хәрәкәтләрне координацияләүне бик яхшы үстерә, балаларда мөстәкыйльлек, ышаныч формалаштыра һәм уртак иҗаттан ләззәт бирә.

Очрашуның финалы бердәм дегустация булды – һәркем үз куллары белән әзерләгән ризыкны татып карады.

Мастер-класс инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән региональ чаралар комплексы кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International