Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасын музыка, балалар көлүе һәм ихлас хисләр белән тәмамладылар.
Мәртәбәле кунаклар арасында «Татнефть» ГАҖнең Алабуга районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Марс Зәкиев һәм шәхси эшмәкәр Марат Сафин бар иде. Аларның даими ярдәме үзәккә яңа казанышларда ярдәм итә һәм балаларга шатлык китерә.
Педагог Марина Степанова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр белгечләр белән бергә тылсымлы әкиятнең заманча куелышын күрсәттеләр. Һәр чыгыш кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Шулай ук тамашачыларны иллюзионист Риназ чыгышы, «Виски» шоу-балетының бию номеры сөендерде – профессионаллар үзенчәлекле балалар белән бергә чыгыш ясады.
Бәйрәм һәркемгә үзара кайгыртучанлыкның мөһимлеген искә төшерде.