Лениногорск районында яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү эшли

2025 елның 12 декабре, җомга

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты эшли башлады. Инициатива «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм иң җаваплы чорда яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проектның максаты – ата-аналарга балага кыска вакытка гына таләп ителә торган кыйммәтле әйберләр сатып алуда акчаны янга калдырырга ярдәм итү. Хәзер кирәкле әйберләрне вакытлыча файдалануга тулысынча бушлай алырга мөмкин.

Пунктта иң кирәкле әйберләр бар: трансформер-коляска, балалар караваты, ходунки, кышкы чана-коляска, биләү өстәле, ашату өчен урындык.

Проект шартларын һәм нечкәлекләрен турыдан-туры «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International