Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең хәрби хәрәкәтләр ветераннарына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм күрсәтүне оештыру буенча һөнәри эшчәнлектә кирәкле компетенцияләрен камилләштерү максатында 2–10 декабрьдә «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре базасында МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүне оештыру» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Тыңлаучылар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүнең төп формаларын һәм методларын карадылар, социаль хезмәтләр алучыларның әлеге категориясенә комплекслы ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләрен һәм психологик аспектларын өйрәнделәр, комплекслы тернәкләндерү күнекмәләрен формалаштырдылар, психосоциаль ярдәм күрсәтүне һәм социаль адаптацияне оештыру үзенчәлекләрен, шулай ук комплекслы ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек проблемаларын карадылар.
Курсның 29 тыңлаучысы уку программасын уңышлы үзләштерде һәм аның гамәли әһәмиятен билгеләп үтте.