Татарстан Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү программасы кысаларында лидерлар өчлегендә

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны үтәгән өчен Татарстан Республикасы «Ватан Геройлары» округ иҗтимагый проекты кысаларында конкурста 3 нче урынны яулады.

10 декабрьдә видео-конференц-элемтә режимында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов җитәкчелегендә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда баш федераль инспекторлар, югары вазыйфаи затларның урынбасарлары һәм округ төбәкләренең хәрби-патриотик эш өчен җаваплы башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков һәм Татарстан Республикасы хакимият органнарының башка җитәкчеләре катнашты.

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны үтәгән өчен Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән генә калышып, 3 нче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү турындагы законнарны тулырак үтәү» номинациясе өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы орган итеп билгеләнде. Бу юнәлештә нинди эш алып барылуы турында кичә брифинг вакытында министр Эльмира Зарипова сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International