Татарстан Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашыра

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

2018 елдан Идел буе федераль округында Ватанны саклаучыларга һәм героик вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итүгә, шулай ук хәрби яки хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның истәлеген саклауга юнәлдерелгән «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты координацияли. Бу хакта бүген Ватан Геройлары көненә багышланган брифингта министр Эльмира Зарипова сөйләде.

Проект конкурс форматында өч номинация буенча уздырыла. Министрлык «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү турындагы законнарны тулырак үтәү» номинациясе өчен җаваплы орган.

«2018 елдан Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында әлеге номинация буенча лидерлар өчлегенә керә», – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, проект кысаларында республикада һәлак булган 248 Ватаныбыз Герое – республикада туганнарның исемнәре ачыкланган, алар арасында 185 Советлар Союзы Герое, 48 Дан орденының тулы кавалеры һәм 15 Россия Федерациясе Герое.

2025 елга нәтиҗәләр 10 декабрьдә узачак Ватан Геройлары көненә багышланган чараларда ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International