Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы инвалид балалар өчен уен программасы оештырылды. Бәйрәм «Яшьлек» боз сараенда узды, чара физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә уздырылды.
Аниматорлар төркеме мавыктыргыч уен программасы әзерләде. Яраткан музыкаль композицияләре астында балалар бию, җыр һәм уеннарда актив катнаштылар. Уен программасыннан соң барлык катнашучыларны махсус әзерләнгән өстәл көтә иде. Ата-аналар һәм балалар бер-берсе белән аралаша, мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша һәм тәэсирләре белән уртаклаша алдылар.
Шәхси эшмәкәр Гүзәл Хисбәтуллина барысын да үзләре пешергән торт белән сыйлады.
Бәйрәмне үткәрүдә шулай ук «Профи-Стиль» һәм «Беренчеләр» хәрәкәтләре активистлары да ярдәм итте. Политехник көллият волонтерлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар балаларны тимераякта шуганда озатып йөрделәр.
Мондый форматтагы чаралар инвалид балаларның социаль адаптациясендә һәм интеграциясендә мөһим роль уйный.